1 декабрьдән җәйге резина белән йөргән өчен штраф салына башлый
Иминлек

1 декабрьдән җәйге резина белән йөргән өчен штраф салына башлый

Россиядә машина йөртүчеләргә 1 декабрьдән җәйге резина кулланган өчен 500 сум күләмендә штраф яный. «Абзац» басмасына таянып «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт автоинспекциясе мондый хокук бозу өчен бер көн эчендә берничә тапкыр штраф салырга хокуклы.

Автоюрист Лев Воропаев аңлатканча, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсендәге 1 нче өлеше кисәтү яки 500 сумлык штраф күздә тота, һәм бу кагыйдә тәүлек эчендә кабат җәзалауны тыймый.
Шулай ук белгеч кыш көне җәйге шиналар куллану юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерүне катлауландырырга мөмкин дип искәртте. Әгәр бәрелешүдә кем гаепле булуы бәхәсле калса, экспертиза машина йөртүченең авариядән качу мөмкинлеге барлыгын тикшерә ала. Шулай да, сезонлы таләпләрне бозу водительне автоматик рәвештә һәлакәттә гаепле дип тануга нигез булып тормый.
 


Нет комментариев