"Сарман" газетасы - Сарман районы
Бүген район мәдәният йортының спорт залында өлкәннәр арасында «Городки» уены буенча ярышлар оештырылды. Аны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә район ветераннар Советы үткәрде.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Сарман районында булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән, алар арасында бала да бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров сарманлыларны Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән чын күңелдән котлап, район халкына бәйрәм котлавы юллады.
Бүген Сарман авылында яшәүче Наил Нәҗип улы hәм Мөнирә Габделәхәт кызы Җәмиловларны алтын туй көннәре белән тәбрикләделәр.
Хөрмәтле райондашлар! 6 ноябрьдә республикабызда истәлекле дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу мөһим дата хокук һәм гаделлек принципларын хөрмәт итүче һәркемне берләштерә.
0