Сарманлылар этнографик диктант яздылар
Җәмгыять

Сарманлылар этнографик диктант яздылар

3 ноябрьдә илебездә XI Халыкара акциягә – этнографик диктантка старт бирелде. Ул 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Акция Россия халыкларының Бердәмлек елына багышланды.

Бу чарадан райондашларыбыз да читтә калмадылар. Аңа беренчеләрдән булып мәдәният хезмәткәрләре кушылдылар. Сарман һәм авылларның мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән бергә этнографик диктантны район мәдәният йортында яздылар. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни җәмгыятенең район бүлекчәсе җитәкчесе Александр Еремин да катнаштылар.

Акциядән шулай ук районыбызның мәгариф хезмәткәрләре дә читтә калмадылар.


Нет комментариев