Татарстанда бүген эш көне бер сәгатькә кыскартылды
Җәмгыять

Татарстанда бүген эш көне бер сәгатькә кыскартылды

Бүген, 5 ноябрьдә, Татарстан халкы эш көнен бер сәгатькә иртәрәк тәмамлый ала. Бу үзгәреш иртәгә — 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән бәйле.

Җитештерү календаре таләпләре буенча, бәйрәм алдыннан килүче эш көннәренең вакыты бер сәгатькә кыскартылырга тиеш. Шулай итеп, республика халкына алда озын ял көннәре көтә: бүгенге кыска эш көненнән соң ватандашларыбыз рәттән ике көн — 7 һәм 8 ноябрьдә (шимбә һәм якшәмбе) ял итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елда Татарстанда барлыгы 244 эш көне һәм 121 ял һәм бәйрәм көне каралган.

Рәсем – ясалма интеллект


Нет комментариев