26 октябрьдә Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелгән иде. Шул уңайдан республикабызда да күптөрле чаралар үткәрелде.
Россия кооперация университеты Казан кооперация институтының Дәрдмәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә уздырылган «Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе» дип исемләнгән VII Республика конкурсында райондашыбыз – Сарман гимназиясе педагог-китапханәчесе Римма Ганиуллина да катнашты һәм җиңүче дипломына лаек булды – II призлы урынны яулады.

Якташыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Нет комментариев