САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәктәпләрендә Белем бәйрәме узды

Бүген районыбыз мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады.

Белем көне белән укучыларны укытучылар, әти-әниләр, җитәкчеләр тәбрикләделәр. 
Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә тантана бик дулкынландыргыч узды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырагач, бәйрәмне алып барган мәктәпнең тәрбия эшләре буенча завучы Ландыш Сираева сүзне мәктәп директоры Радис Мәрданшинга бирде. Ул коллективны яңа уку елы белән тәбрикләде, уңышлар теләде. Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, җирлек депутаты – Сарман матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова, ветеран укытучылар Раян Әхмәтбаев, Гөлүсә Маликова да укучыларга, укытучыларга изге теләкләрен җиткерделәр, әти-әниләргә сабырлык теләделәр. Мәктәпкә быел укырга бер укучы керде. Ул 9 класс укучыларыннан белем ачкычы кабул итеп алды. 
Иң тәэсирле котлау ерактан – бүгенге көндә илебез сагында торучы, махсус операциядә катнашучы авылдашлары Айдар Арслановтан яңгырады. Ул видео аша укучыларга үз теләкләрен юллаган. 
Соңыннан укучыларга иминлек дәресе үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев