Район янгын куркынычы сезонына әзерме?
15 апрельдә урманнарда янгын куркынычы сезоны башланды. Узган ел ул 31 мартта ук игълан ителгән иде. Быел аның соңрак ачылуы табигать үзенчәлекләре белән бәйле.
Сезон ачылыр алдыннан Сарман районында эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров булып китте. Шул уңайдан район Советының утырышлар залында узган ел урман фонды территориясендә янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарының ничек үтүенә һәм аларның нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә шулай ук «Азнакай урманчылыгы» җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нурия Шәрифуллина, тармак хезмәткәрләре, җаваплы оешмалар вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнаштылар.
Нурия Шәрифуллина узган ел урманнарны саклау һәм торгызу буенча башкарылган эшләргә тукталды. Шул исәптән районның Азнакай урманчылыгына караган урман территорияләрендә 2,1 гектарда агачлар утыртылган, табигый торгызылу исә 116,5 гектар тәшкил итә. 634 гектарда – агротехник чаралар үткәрелсә, 201 гектар мәйдан урман культуралары белән тулыландырылган. Агымдагы ел өчен 50 гектарда урман культуралары утырту өчен туфрак әзерләнгән.
Урманнарны саклау һәм яклауда иң мөһим чара булып янгыннарны кисәтү тора. Бу эш безнең районда да тиешле югарылыкта алып барыла. Аеруча халык белән эшләүгә, алар арасында аңлату эшләре алып баруга игътибар бирелә. Чөнки, белгечләр әйтүенчә, янгыннарның күпчелеге гражданнар гаебе белән килеп чыга. Аларны кисәтүдә минеральләштерелгән полосаларны яңарту, яңаларын булдыру, урманнарда мониторинг үткәрү зур роль уйный. Нурия Шәрифуллина шулай ук җир өстеннән кар киткән көннән башлап көзге яңгырлы көннәргә кадәр урманнарда ачык уттан файдалануның тыелуын билгеләп үтте, янгын очраклары өчен кирәкле техника һәм җиһазларның әзерлеген, маршрутлар һәм патрульлек итү тәртипләренең раслануын белдерде, янгыннардан саклану кагыйдәләренә тукталды.
Рәис Гомәрәв 2021 елда Татарстанда урманнарның 210,07 гектарында 19 янгын очрагы булганлыгын һәм бу күрсәткечнең 2030 елга 25 процентка гына калырга тиешлеген билгеләп үтте. Ул Россия урманнарында янгыннар белән хәлнең киеренке булуын да ассызыклады. Ә менә Татарстан узган ел Идел буе федераль округында янгын чыкмаган бердәнбер төбәк булган.
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев