Район Сабан туенда олысы да, кечесе дә бүләк алды
Сабантуй җыр-биюләргә, кызыклы уеннарга бай булды.
Аларда быел тагы да күбрәк кеше катнашты сыман. Әллә табигатьнең җылы яңгырдан соң җиләсләнеп калуы тәэсир итте – уен мәйданчыклары бушап тормады, аларның хәтта кайберләрендә зур гына чиратлар да хасил булды. Кечкенәләр дә, зурлар да күңелләренә ошаган шөгыльне таптылар, бүләкләр алдылар. Әтәч тотучылар, чүлмәк ватучылар, аркан тартучылар, капчык белән сугышучылар, йөгерү, уктан ату, кул көрәштерү, гер күтәрү һәм башкаларда катнашучылар шактый булды. Сарманлылар яңа уеннарны да үз иттеләр. Аларның берсе – бүләк эзләү. Озак көттермәделәр – яшел яулыкның яртысын тиз арада табып китерделәр. Ә мәйданның бер өлешендә халкыбызның матур җырлары яңгырады. Шунысын да әйтергә кирәк: Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Земля спорта» Бөтенроссия марафонының яңа сезонын башлап җибәрде. Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла һәм спорт, сәламәт яшәү рәвеше һәм ял төрләрен популярлаштыруга юнәлтелгән. Сабантуйдагы спорт уеннары да марафон кысаларында үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев