САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рафисның җырлавын көтеп алалар

.

Югары Әхмәт авылында яшәүче Рафис һәм Гөлназ Дәүләтшиннарны музыкаль гаилә дип атарга мөмкин. Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, алар актив тормыш позициясе белән яшиләр. 42 яшьлек Азнакай егете моңлы итеп җырлый, ә Каташ Каран кызы Гөлназ бик оста бии. Рафисның сәләте кечкенәдән килә, апалары да бик матур җырлыйлар икән. Бәйгеләрдә дә бергәләп катнашканнары бар. 
- Җырым ошадымы соң? Матур җырлыйммы? – дип, үзенә бәя алырга ашыкты Рафис, “Шәфкать” үзәгендә узган чарада очрашкач. 
Чыннан да, тавышы бик моңлы, үз-үзен тотышы да сәхнә осталарыннан ким түгел, бирелеп, ихластан җырлый ул.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев