САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Озакка тәрбияләү системасына Татарстанда 836 млн сумнан артык акча бүленә

Татарстанда быел озак вакытлы тәрбияләү системасын үстерүгә 836,77 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу – «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында эшләнә. ТР Финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, акча өлкән яшьтәгеләргә һәм үз-үзләрен карау мөмкинлеген өлешчә яки тулысынча югалткан инвалидларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Биреләчәк акчаның күпчелеге — 610,84 млн сум — федераль бюджеттан килә. Калган 225,93 млн сум исә республика казнасыннан сарыф ителәчәк.

Озак вакытлы тәрбияләү системасы дәүләтнең комплекслы ярдәм программасы булып тора. Ул өйдә карау, ярымстационар һәм стационар социаль хезмәт күрсәтү кебек төрле ярдәм чараларын берләштерә. Бу — үзләре генә көнкүрештәге авырлыкларны җиңә алмаучы гражданнарга таяныч булырга тиешле система.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев