САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нөркәйлеләрнең йөрәк ярасы тирәнрәк

Берьюлы өч герой егетләрен югалтканнар нөркәйлеләр.

Япь-яшь егет килеш, Әфганстанга Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә киткән Зур Нөркәй авылы егете Рамил Әбделминов туган авылына кургаш табутта кайта. Десантчы-пулеметчы булып хезмәт иткән егет тырышлыгы, физик яктан көчле булуы белән башкаларга да үрнәк булып тора. Беркөнне аларның взводын сугышчан задание үтәргә җибәрәләр. Шунда алар чолганышка эләгәләр. Рамил пулеметы белән иптәшләренә алга барырга юл ача. Кыю солдатлар дошманнарны тиз арада тар-мар итәләр. Ләкин – тагын засада. Рамил бу юлы да көрәштәшләренең гомерен саклап кала, тик үзе башына тигән дошман пулясыннан һәлак була.
- Кырык елдан артык вакыт үтсә дә, бала сагышы сүрелми. Инде алдагы көннәрдә илебездә тынычлык булсын, сугышлар кабатланмасын, - диде күптән түгел 80 яшен тутырган Люция апа.
Мәгариф ветераны Фәния апа Сәлахованың улы Айрат та Әфганстанда хезмәт итә. Ул исән-имин кайту бәхетенә ирешсә дә, гомере кыска була. 1993 елның 20 апрелендә фаҗигале рәвештә вафат була.
Рафис Фәхертдиновның улы Генар Грузиядә хезмәт иткән. 20 яшьлек егет авиакатастрофага эләгә.
15 февраль - Совет гаскәрләренең чикләнгән контенгенты Әфганстаннан чыгарылган көн уңаеннан, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның әфганчылар берлеге рәисе Радис Якупов, хәрби комиссариат вәкилләре, юнармиячеләр, җирлек башлыгы Рәшит Гайсин геройларның әти-әниләре янында булдылар, чәчәк бәйләмнәре һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев