Юлтимердән Нигъмәтҗановлар утынны оста яралар
Милли бәйрәмебездә утын яру иң популяр уеннарның берсенә әйләнде.
Инде районыбызга газ ягулыгы кертелүгә 30 еллап вакыт үтсә дә, яшьрәк ир-егетләребез дә утынны бик оста яралар булып чыкты. Юан-юан түмәрләрне бер минут эчендә вак-вак кисәкләргә бүлгәләп тә аттылар.
Ә менә Юлтимер авылыннан Искәндәр һәм Әлфия Нигъмәтҗановлар бәйгегә парлап чыктылар һәм һәркайсы үз түмәрен бер вакыт аралыгында диярлек ярып та бетерделәр.



Әлфия ханым тормыш иптәшеннән һич кенә дә калышмады. «Шулкадәр оста ярырга каян өйрәндегез?» – дип сорадым.
– Мунчаны утын белән ягабыз, – диделәр алар.
Ярудан тыш, гаилә башлыгы вазифасына йортны агач ягулык белән тәэмин итү дә керә икән әле.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев