САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөслимдә узган киңәшмәдә безнекеләрне бүләкләделәр

24 май көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте.

Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. Киңәшмә кысаларында республика бәйгеләре җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Алар арасында безнекеләр дә бар. Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева – “ТР агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча иң яхшы җирлек башлыгы” номинациясендә, Равил Газизов - “2022 елда Татарстан Республикасында иң яхшы шәхси хуҗалык”, Рөстәм Гыйбадуллин “2022 елда Татарстан Республикасында иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы” буларак Дипломга лаек булдылар. Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизовка күпьеллык намуслы хезмәте, җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү Ассоциациясенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев