САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мортамак спортчылары республикада да танылалар

.

Казанда уздырылган өстәл теннисы буенча "Татарстан өметләре" Бөтенроссия турнирында Мортыштамак авылы спортчылары зур җиңүгә ирештеләр. Турнир 2011 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында оештырылды. Урыннар егетләр, кызлар арасында аерым билгеләнде. Авыл районнары исәбендә ярышкан теннисчылар арасында Мортамак авылы егете - Сарман гимназиясе укучысы Кәрим Ризатдинов беренче урынга лаек булды . Кызлар төркемендә  Эвелина Хафизова 4 урынга ия булды. Яшь спортчыларны ярышка тренерлары Тәлгать Ахунов белән Илдар Хафизов әзерләгән. Бу - аларның да җиңүе. Без укучыларны һәм аларның остазларын тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңышлар, зур җиңүләр телибез.

 

Альбина Сабирова язмасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев