Мортамак мәктәбе укучылары агачларны коткаралар
Мәгариф

Мортамак мәктәбе укучылары агачларны коткаралар

Мәктәбебездә “Макулатура тапшыр – агачны коткар” бәйгесе үткәрелде.

 Мортамак мәктәбе укучылары, элек-электән килүче гореф-гадәтләрне яңартып, сыйныфлар арасында макулатура җыю буенча ярышлар уздырдылар. Бу идеяне укучылар һәм аларның ата-аналары белән берлектә укытучылар да хуплады.

Укучылар җыелган һәр килограммның агач гомерен саклап калганын, кәгазь эшләүдә җиңеллек тудырганын аңлап эш иттеләр. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, газета-журналлар хәйран күп булып чыкты. Җыелган кәгазь кабул итү пунктына тапшырылачак, аеруча актив катнашучыларга грамоталар тапшырылачак.

 

Нет комментариев