Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Тиффани" салаты
Сезгә «Тиффани» салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: төшсез виноград - 100 грамм; сыр - 200 грамм; майонез - 200 грамм; тартылган кыздырылган миндаль - 50-75 грамм; карри; тавык түшкәсе - 500 грамм; пешкән йомырка - 4 данә. Карри белән пешерелгән һәм кыздырылган вак итеп туралган тавык түшкәләрен, уылган сырны,...
Сезгә «Тиффани» салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- төшсез виноград - 100 грамм;
- сыр - 200 грамм;
- майонез - 200 грамм;
- тартылган кыздырылган миндаль - 50-75 грамм;
- карри;
- тавык түшкәсе - 500 грамм;
- пешкән йомырка - 4 данә.
Карри белән пешерелгән һәм кыздырылган вак итеп туралган тавык түшкәләрен, уылган сырны, вакланган йомыркаларны бер-бер артлы салат савытына салабыз.
Һәрбер катламга миндаль сибәбез һәм майонез ягабыз. Салатны бер-берсенә терәлгән урталай киселгән киш-миш виноградлары белән бизибез.
Барлыгы 1 сәгать 40 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев