“Ләйсән” кечкенәләре мультфильм карарга яраталар
Районның балалар бакчаларында кечкенәләргә күпкырлы тәрбия бирү буенча максатчан эш алып барыла, күптөрле чаралар үткәрелә. Шундыйларның берсе – кинотеатрга мультфильм карарга бару.
- Балаларга тәрбияви, матуррак эчтәлекле мультфильмнар күрсәтүләрен сорыйбыз. Бакчага кайткач, алар тәрбияче апаларының сорауларына җаваплар бирәләр, мультфильмның эчтәлеген сөйлиләр, фикер алышалар, - диде “Ләйсән” бакчасы мөдире Лилия Газимова.
Балалар үзләре дә мультфильмнарны бик яратулары турында әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев