«Лилия»дә тәрбияләнүче нәниләр елмаюның файдасын белделәр
Мәгариф

«Лилия»дә тәрбияләнүче нәниләр елмаюның файдасын белделәр

15 август көнне “Лилия” балалар бакчасында тәрбияләнүче иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә елмаю көне узды.

Бүгенге көндә елмаю-көлү ничектер икенче планга калып бара сыман. Инде чын күңелдән рәхәтләнеп, дөньясын онытып көлгән кешене дә очрату кыен.

Әмма, ни генә дисәң дә, уен-көлкедән башка яшәве мөмкин түгел. Елмаеп-көлеп яшәүнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясавын, гомерне озайтуын барыбыз да белә. Бу — галимнәр тарафыннан ачыкланган факт. 

Шул турыда балалар белән әңгәмә уздырылды һәм соңыннан «Елмаюың белән бүлеш» дигән смайликлар таратылды.


Нет комментариев