САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлилдә дә балалар мәктәпкә әзерләр

Без газетабызның алдагы саннарында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә старт бирелүе турында язган идек инде. 16 август көнне шушы акция кысаларында Җәлил поселогында да күп балалы, аз керемле гаиләләрдән булган 34 балага бүләкләр тапшыру тантанасы үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучыларны поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин тәбрикләде. Бүләкләрне балаларга "Җәлилнефть" идарәсенең профсоюз комитеты...

Без газетабызның алдагы саннарында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә старт бирелүе турында язган идек инде. 16 август көнне шушы акция кысаларында Җәлил поселогында да күп балалы, аз керемле гаиләләрдән булган 34 балага бүләкләр тапшыру тантанасы үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучыларны поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин тәбрикләде. Бүләкләрне балаларга "Җәлилнефть" идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Владимир Филимонов, идарә начальнигы урынбасары Рәйхан Шәйхетдинов, "АлГИС" җәмгыяте начальнигы Руслан Кормушкин тапшырдылар, сәламәт булып үсүләрен, тырышып укуларын теләделәр. Эльмира Әсмәндиярова әти-әниләр исеменнән аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шунысын әйтергә кирәк: әлеге акцияне үткәрүдә "Җәлилнефть" идарәсе ел саен зур матди ярдәм күрсәтә. Шуңа күрә бәйрәмдә идарә җитәкчесе Малик Каюмовка, идарә җитәкчелегенә, шулай ук матди ярдәм күрсәткән "АлГИС" җәмгыятенә, матди ярдәм күрсәтүдән тыш, балаларга матур бәйрәм оештырган поселок җирлегенә, бәйрәмне үткәрүдә өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Поселокта яшәүче беренчегә барачак тагын 9 бала әти-әниләренең эш урыннарыннан бүләкләр алдылар.
Поселок китапханәсе хезмәткәрләре балаларны үзләрендә булган китаплар белән таныштырдылар. Ә иң соңыннан булачак беренчеләр поселок музеенда булдылар. Бу хакта поселок җирлеге советы эшләре белән идарә итүче Эльза Булатова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев