Ләшәү Тамакта Кыш бабай матур йорт хуҗасын бүләкләде
Ләшәү Тамак авыл җирлеге халкы да Яңа елны күтәренке кәеф белән каршы алды.
Җирлек үзәгендә hәм Дүсемдә матур бизәлгән йортлар hәркемнең игътибарын җәлеп иттеләр. Бәдертдиновлар, Бәйhуҗиннар, Закировлар, Җаббаровлар, Левиннар, Гарифуллиннар, Насыйровлар аеруча тырышканнар. Быел йортларның "иң-иң" матурын Кыш бабай бүләкләгән.
- Моңа кадәр бүләкләү традициясе юк иде әле. Кыш бабай яңалык "алып килде". Авылдашыбыз - җирлек башкарма комитеты секретаре Әлфинур Габдрәкыйпова бүләк әзерләгән иде. Шуны лотерея рәвешендә уйнаттык. Бәхет "елмайган" Зөфәр hәм Наталья Закировларны Кыш бабай бүләкләде, - диде авыл мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев