Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ләшәү Тамакта каен себеркесе бәйләү буенча мастер-класс үтте

Ләшәү Тамак авылында гамәлгә ашырылучы «Җәйге шифа» проектының чираттагы дәресе үткәрелде. Ул бу юлы каен темасына багышланды.

Проектның авторы - авыл мәктәбе директоры урынбасары Ландыш Шәйдуллина белән мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина аны оештыруга күп көч куйганнар.

Чараны башлап, Флера апа дога сурәсе укыды, хәерле кичләр теләде. Аннан Ләшәү Тамакта яшәүче танылган урманчы Рашат Мортазин каен агачының файдалы үзлекләре, аннан себерке әзерләү турында сөйләде. Ул себерке ясау буенча мастер-класс та үткәрде. Аннан барысы да каен суы белән сыйландылар. "Идел буе каеннары" җыры да темага аваздаш булды. Кичә ике өлештән торды. Аның икенчесе авылның күренекле шәхесе Әнәс Шәрифуллинга багышланды. Бәйрәм райондашыбыз Диләрә Големова башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.

Соңыннан бергәләп чәй табыны артында сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев