Мәгариф

Ләшәү-Тамак укучылары тәмле дәрес үткәрделәр

Ләшәү-Тамак мәктәбенең 4 сыйныфында иң тәмле дәрес булды

Тәм-томнар әзерләргә өйрәнү кызларны гына түгел, малайларны да кызыксындыра. Шуңа күрә, күпчелек малайлардан торган сыйныф бик теләп тотынды бу эшкә.

Дәреснең мәҗбүри шарты - санитар-гигиена таләпләрен үтәү һәм тыңлау. Куллар чиста, фартук киелгән, башта косынка бар, эшкә дә керешергә мөмкин.
Ә бәлки, бу яшь гурманнар арасында югары ресторан йортларының булачак шеф-пешекчеләре бардыр? 


Нет комментариев