САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ләке мәктәбе зур кунаклар кабул итте

Бүген Татарстан Республикасының халык шагыйрәсе, педагог һәм журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе һәм башка мәртәбәле бүләкләр һәм исемнәр иясе Клара Булатованың тууына 90 ел тулу уңаеннан районыбызның Ләке төп гомумбелем бирү мәктәбендә зур чара – «Игәнә дулкыннары» дип исемләнгән районкүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Мәктәптә кунакларны авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Игәнә» халык фольклор ансамбле җыр белән каршы алды. Чарада катнашучыларны мәктәп директоры Эльмира Дәүләтшина сәламләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин шагыйрә иҗатының әһәмиятенә тукталдылар, конференция эшендә уңышлар теләделәр. Кунаклар – Клара апабызның тормыш иптәше Нәфис Рәфыйгуллин, шагыйрәнең дусты – Нәдер авылыннан Раҗия Зәкиҗанова, Ләкедә яшәүче гаилә дуслары Александр һәм Клара Кузнецовларның кызы Тамара Гордеева (Кузнецова), Әлмәт муниципаль хезмәт институтында бергә эшләгән хезмәттәше Людмила Хәсәншина (Осипова) Клара апа турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, шигырьләр сөйләделәр. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов Нәфис абыйга, Тамара Гордеевага, күп еллар гомерен «Игәнә» ансамбленә багышлаган, Клара апаның чордашы булган Тамара Подваловага истәлекле бүләкләр тапшырды. Нәфис абый да буш кул белән килмәгән – кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алып килгән. 

Рус теле укытучысы Энҗе Әгъләмова җитәкчелегендә әзерләнгән «Шушы яктан, шушы туфрактан без...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгатьне дә һәркем яратып карады. «Игәнә» ансамбле, Тамара Подвалова, Дилүзә Ильина, Римма Антонованың чыгышлары алкышларга күмелде. 

Соңыннан шагыйрә иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән 8 укучы катнашты. Укытучылар исә «Түгәрәк өстәл» артына җыелдылар, фәнни эшләре белән таныштырдылар. Бу чарада 11 укытучы катнашты. 

Шигырь сөйләүчеләр конкурсы балаларның да Клара апа иҗатын яратуларын күрсәтте. Җиңү өчен барлыгы 38 укучы көч сынашты. Шунысын да әйтергә кирәк: конференция кысаларында мәктәп укучылар арасында Клара апаның иҗатына багышланган рәсем конкурсы да үткәргән һәм анда 70 бала катнашкан. 

Ләке мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Дилүзә Ильина һәм укытучы Зоя Петрова укучылар өчен «Олы көнгә әзерлек» дигән темага мастер-класс үткәрделәр, йомырка буярга өйрәттеләр. 

Дилүзә Ильинаның «Ләкеләрдә үткән балачак» дип исемләнгән чыгышы катнашучыларны шагыйрәнең сабый һәм үсмер елларына алып кайтты. 

Конференциядә катнашучылар мәктәп музеенда да булдылар. 

Иң соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Фәнни эшләргә һәм укучыларның шигырь сөйләү осталыкларына мәгариф бүлеге һәм район мәктәпләре укытучыларыннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде. Чарага йомгакны да алар ясадылар, һәр катнашучының чыгышын бәяләп, уңай якларын билгеләп үттеләр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев