Куҗак авылы санитар- экологик икеайлыкны башлады
Татарстанда 1 нче апрельдән санитар-экологик икеайлык башланып китте.
Әлеге чарада Куҗак авылы мәдәният йорты һәм библиотека хезмәткәрләре дә катнаша. Икеайлык дәвамында юл буйлаларын, авыл урамнарын, мәдәният йорты, обелиск, аншлаг һәм балалар мәйданчыгын кыш буена җыелган чүп-чардан арындырачакбыз. Шулай ук яр буе зоналарын җыештыруга да аеруча игътибарга алына. Бу атнада карлар тарату, чүпләр җыю кебек эшләр оештырылды инде.
Авылыбызның чисталыгы - үзебездән тора, авылдашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев