САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көзге урманга сәяхәт

Көз-елның иң матур чоры. Көзге табигать биргән матурлыкка сокланмый мөмкин түгел.

Аның килүе белән барысы да үзгәрә, рәссам табигатьне бөтен төсләр гаммасы белән бизәгән кебек. 20 сентябрь — җылы, кояшлы көн булды һәм Иске Кәшер укучылары сыйныф җитәкчеләре белән көзге урманга экскурсия оештырдылар. Экскурсия вакытында укучылар урманда уйнадылар, шулай ук анда табигый материал җыю өчен яхшы мөмкинлек булды. Балалар үзләренең киләчәк иҗаты өчен яфраклар, шишкалар җыйдылар. Барысы да яхшы энергия һәм уңай эмоцияләр алды. Ә күпме якты һәм кабатланмас «тере» фотолар ясадык! Иң матур фотосурәтләр нәкъ менә шушы әкияти чорда буладыр, мөгаен. Бүгенге көн туган табигатьне тагын да күбрәк ярату, аның белән тагын да якынрак танышу өчен менә дигән мөмкинлек булды! Безнең көзге урманга чыгуыбыз менә шундый якты, кызыклы һәм мавыктыргыч кына түгел, ә иҗади да булып чыкты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев