Киләсе елдан чит ил паспортларына балалар турындагы язулар кертелмәячәк
Җәмгыять

Киләсе елдан чит ил паспортларына балалар турындагы язулар кертелмәячәк

2027 елның 1 гыйнварыннан Россия гражданнарының чит ил паспортларына балалар турындагы мәгълүматны кертү туктатылачак. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Әлеге карар балигъ булмаган Россия гражданнарына ата-аналарының паспорты белән генә чит илгә чыкканда килеп туган кыенлыклар һәм чик аша үткәрмәү очраклары ешаю белән бәйле.

Шул ук вакытта, элек бирелгән һәм балалар турындагы язулар кертелгән чит ил паспортлары үзләренең вакыты тәмамланганчы үз көчендә калачак. Россия Эчке эшләр министрлыгы сәфәр алдыннан төгәл мәгълүматны ачыкларга киңәш итә:

 * Конкрет илнең балаларга чит ил паспорты таләп итү-итмәвен тикшерергә.

 * Тиешле халыкара килешүләр шартлары белән алдан ук танышырга.

Моннан тыш, 2027 елдан яңа үрнәктәге чит ил паспорты бланкына да үзгәрешләр кертеләчәк. Документтагы «шәхси код» һәм «хисап язмасы» графалары гамәлдән чыгарыла, чөнки аларга заманча таләпләрдән чыгып ихтыяҗ калмаган. Шулай ук машина укыла торган код та үзгәрәчәк — анда өстәмә латин хәрефе өстәләчәк (мәсәлән, граждан паспорты өчен хәзерге P урынына PP тамгасы кулланылачак).

Фото: © «Татар-информ»


Нет комментариев