Кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыялланган кыз максатына ирешә
Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты фельдшеры Саимә Гайфуллина халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Тумышы белән Әлки районы кызы хезмәт юлын туган ягында Иске Камка авылында медпункт мөдире булып башлый.
- Кечкенәдән шәфкать туташы булып эшләргә кызыктым. Әниемнең бертуган апасы авылда медпунктта мөдир булып эшләде. Аның янына барган саен, тәмле витамин исе иснәп кайта идек. Игезәк сыңарым да ветеринар-зоотехниклыкка укыды. Мин Алабуга шәһәрендә белем алдым. Кайту белән, “подъемный” бирделәр. 1986 елның 1 апреленнән мин эшли башладым. Медпунктта декрет урыны иде. Аннан Чуаш Кичүе авылына барып, өч ел шәфкать туташы булып эшләдем. Аннан язмыш мине Әлмәт районы егете белән таныштырды. Ул әфганчы иде, хәрби хәрәкәтләр ветераны. Шулай итеп, бу якларга килен булып төштем. 13 ел яшәдек, бием-биатай белән бергә гомер иттек. Ике кызыбыз туды. Бүгенге көндә икесе дә берәр онык белән сөендерәләр. Кызганыч, үскәннәрен бабалары гына күрә алмады. Ирем вафатыннан соң, туган ягыма кайтып китмәдем, Җәлилдә төпләнеп калдым, – дип хатирәләре белән уртаклашты Саимә ханым.
Аның Җәлил интернат-йортында хезмәт куюына да 30 елга якын булган. Бу якларда яшәп калуына бер дә үкенми ул.
- Зур тәҗрибәле хезмәткәр буларак, Саимә Ильяз кызы – өлкән шәфкать туташының уң кулы. Ул күп еллар дәвамында остазлык эшләрен дә алып бара. Аның актив тормыш позициясе, һөнәри осталыгы, хезмәтенә җаваплы карашы башкаларга да өлге, яшьләргә дә үрнәк булып тора. Белгечне интернатта яшәүчеләр дә бик яраталар, коллективта хөрмәт итәләр, – диде интернат-йорт директоры Азалия Зарипова.
Саимә Гайфуллинаның төп вазифаларына интернатта яшәүчеләрне вакытында диспансерлаштыру, тиешле лаборатор тикшерүләр үткәрү, авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәтү керә. Ул таҗлы вирус вакытында катгый режимнарда эшләп, интернатта атналар буе яшәп, авыруларга ярдәм күрсәтә, күбесен үлемнән саклап кала. “Аралашучан, ярдәмчел, кешелекле, ышанычлы”, – диләр аның хакында хезмәттәшләре.
Саимә Ильяз кызының яратып башкара торган хоббилары да күп. Ул кул эшләренә дә бик оста: оекбашлар, бияләйләр бәйли, сәйләннәрдән төрле әйберләр ясый, чигә, кашполар үрә.
- Хезмәтебез җиңелләрдән түгел бит. Физик мөмкинлекләре чиклеләр белән эш иткәч, күңелне тынычландырырга, арыганнарны оныттырырга нык ярдәм итә шөгыльләрем, – ди ул.
Ике кызы да икътисадчы һөнәрен сайлаганнар, югары белем алганнар. Бүгенге көндә шәхси эшләре бар. Әниләренең тынгысыз, авыр хезмәтен күреп, аның юлын сайларга икеләнгәннәрдер, күрәсең.
- Элек республика хастаханәләренә, психологик диспансерга бик еш барырга туры килә иде бит. Шуңа кечкенәдән минем хезмәтне күреп үстеләр. Үзем дә кызларымны мәҗбүр итмәдем, теләгән һөнәрләрен үзләштерүләрен хупладым, – ди әни кеше.
Алдынгы шәфкать туташы сәяхәт итәргә дә ярата. Узган ел февраль аенда Һиндстанга барган. Быел Стамбулга, аннан Вьетнамга барырга ниятләп тора. “Ике ел элек аягымны сындырган идем, шуңа комлы диңгез буенда йөрисем килә. Ә Төркиягә мәчет карарга барырга уйлап торам. Анысы да күңелгә шифа бирер. Санаторийларга барам, үзебезнең Җәлилдәгесен аеруча яратам”, – диде Саимә Ильяз кызы.
Аллаһ тәвәккәлләргә юл яра, тормышта кыюларга мөмкинлекләр дә күбрәк ачыла. “Яшәү девизыгыз нинди?” – дип сорагач, рәхәтләнеп көлде ул башта, аннан: “Һәр мизгелдән канәгатьлек алып яшәү, якыннарыңның күңел җылысын тою”, – дип җавап бирде. Нәкъ шулай булсын да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев