Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда махсус операция ветераннары өчен «Абилимпикс» чемпионаты старт алды

Бүген Казан Экспо мәйданчыгында махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннар өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык бәйгесе старт алды. Чемпионат 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Россия мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин «Татар-информ»га биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, бәйге икенче ел рәттән ил Президенты йөкләмәсе буенча оештырыла. Быел катнашучылар саны узган елгыга караганда ике тапкырдан артып киткән. Шулай ук ярышлар саны да киңәйтелгән – хәзерге вакытта 21 төп дисциплина һәм 7 күрсәтмә компетенция каралган.

Министр урынбасары ассызыклаганча, ветераннарның яңа һөнәрләр үзләштерүе һәм бу өлкәдәге уңышлары хөрмәткә лаек. Аның сүзләренчә, чемпионат ике мөһим максатны күздә тота: беренчедән, катнашучыларга социаль адаптациядә ярдәм итү, икенчедән, аларга өстәмә белем алу мөмкинлеге бирү. Желонкин әлеге чараның киләчәктә дә үсешен дәвам итәчәген һәм аның файдалылыгын аерым билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев