Казанда 25 апрельдә шәһәр күләмендә өмә узачак
Казан мэры Илсур Метшин 25 апрельгә билгеләнгән шәһәр күләмендәге өмәгә актив катнашырга чакыра. Бу хакта ул аппарат киңәшмәсендә белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Мэр сүзләренчә, кыш бик карлы булган, шуңа күрә язгы чистарту эшләре күләмле булачак. Фасадлар, тротуарлар, коймалар, яктырту җайланмалары һәм тукталыш павильоннары тәртипкә китереләчәк.
Өмәдә катнашучылар «Минем Казан» порталы аша теркәлә ала. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров сөйләгәнчә, махсус бүлек уңайлы урын сайлау, чистарту җайланмалары турында мәгълүмат алу һәм электрон почтага искә төшерү хәбәрнамәсе алу мөмкинлеген бирә.

Ишегалдында өмә оештырырга теләүчеләр «Дәүләт хезмәтләре.Йорт» кушымтасы аша идарәче компания белән берлектә эш итә ала.
План буенча, өмәгә 30 меңнән артык казанлы һәм 1500гә якын предприятие-учреждение хезмәткәре чыгачак. Чистарту эшенә 300дән артык махсус техника җәлеп ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев