Казан янәдән «Яңа дулкын»ны кабул итәчәк
2026 елда Татарстан башкаласында халыкара «Яңа дулкын» музыкаль конкурсы икенче мәртәбә узачак. Бу турыда Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе барышында белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
— Без моның өчен бик күп көч түктек. Бу вакыйга белән шәһәребез берничә көнгә бөтен илнең музыкаль үзәгенә әйләнәчәк. Казан мондый дәрәҗәле чараларны уздырырга әзер, — диде мэр.
Метшин шулай ук Казанның әлеге конкурсны кабул итү хокукына ия булуы шәһәрнең талантлар ача торган урын икәнен раславы дип саный. Аның фикеренчә, бу яшь артистлар өчен зур мөмкинлек тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев