Кәүҗияктән Наилә Фәйзрахманова 85 яшьлек юбилеен билгеләр үтә
Наилә апа Аллаһ Тәгаләгә шөкер кылып, шәригать кануннарын үтәп яши. 85 яшендә дә мәктәптә өйрәнгән немец телен онытмаган ул.
Кәүҗияктә яшәүче Наилә Фәйзрахманова белән танышуыбыз очраклы килеп чыкты. Авыл урамы аша узганда, капка төбендә утыручы апага күзебез төште. Янына туктап, хәлләрен белештек.

Мин — Алга кызы, 1941 елгы. Игез сыңары. Әнкәй Сабира Нөркәйнеке иде, олы муллалар кызы. Минем ике бабай Сабирҗан белән Шәйхелислам хаҗга ике ай җәяү барганнар. Анда бер ай торганнар, аннан тагын ике ай кайтканнар. Биш ай хаҗда йөреп кайткан борынгы олы муллалар нәселеннән мин, — дип башлады ул сүзен, кем булуы турында кызыксынгач.
Күңелле әңгәмәдәш булырга охшаган апаның тормыш юлы ныграк кызыксындыра төште. Ул сүзен дәвам итте.
Әнкәйне үги ана үстергән. Ике катлы өйләре булган, шулай итеп, әнкәй нужа күрмәгән. Минем әткәй Мәрданов Хафиз — коммунист, Саклаубашныкы иде. Ул мулла кызы Сабирага өйләнгән. Бер елны Саклаубаш бик нык янган. Бер малай ут белән уйнаган да, көчле янгын чыккан. Күп кеше йортсыз калган. Минем әткәйнең бар җиргә дә сүзе үткән. Ул вакытта әле Алга авылы булмаган. Шул урында олы карурман булган. Минем әткәй, үзәккә барып: “Шушында, олы юлларны кисеп, авыл салсак, ничек булыр икән?” — дигән. Әтине тыңлаганнар. Кемнәр янган, балта-пычкы алып килеп, шул урманны кисеп, өй салганнар. Авылга Алга дигән исемне дә минем әткәй куйган. Ул беренче рәис иде. Амбарлар, фермалар эшләгәннәр. Авылга күлне дә кул белән минем әткәй казыткан. Хәтерлим: анда атлар да йөздерәләр иде. Беренче тракторны да авылга әткәй алып кайткан. Ул вакытта минем апага 13 яшь булган, ул хәтерли. “Трактор кайта, дип, каршы алырга йөгердек бөтенебез. “Авылдашлар, юл бирегез инде”, дип сораган иде әткәй”, — дип апаның сөйләгәнен хәтерлим әле. Әткәй дуңгызчылык фермасы да оештырган. Анда күп итеп дуңгызлар асрый башлаган. Беренчелекне алып, Мәскәүгә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә барган. Шуннан олы-олы шикәрләр алып кайтып, кешеләргә дә өләшкән, — диде.
Наилә апа ишле гаиләдә үскән. Фагыйлә, Таһир, Өмит, Мөдир, игез сыңары Мөзәккир — бүгенге көндә берсе дә исән түгелләр.
1941 елны Бөек Ватан сугышы башланган. Наилә апа да шул елны туган. Аны күбрәк апасы караган. Алганың коммунистлары: “Коммунист Хафиз мулла кызына өйләнгән”, — дип, һәрвакыт искәртеп тора торган булганнар. Шуның аркасында, гаилә бик күп кыенлыклар кичергән.
Сугыш чыккач, коммунистлар белән муллалар көрәшә башлаганнар. Әләкләп, әнкәйнең Нөркәйдәге энесен, әтисен, әнисен, Минзәләдән милицияләр килеп, кыйный-кыйный, төрмәгә алып киткәннәр. Икенче көнне килеп, әткәйне алып киткәннәр. Әткәй, саубуллашканда: “Сабира, мине кем алып киткәнен, кая алып киткәннәрен беркемгә дә әйтмә. Миңа кире кайту юк. Балаларга да, тормыш иткәндә, авыр булыр”, —дигән. Аннан, кабат килеп, өйдәге бөтен нәрсәне төяп киткәннәр. Хәтта идән такталарын кубарып алганнар. Без мич башында калганбыз, — дип искә ала ул авыр чакларын.
Шулай итеп, әнисенең энесе Минзәлә төрмәсеннән сугышка киткән. Очучы ярдәмчесе булып, һавада янып үлгән. Үлем хәбәре әнисенә килгән. Әтиләре дә сугышка киткән, көчле контузия алып, өйләренә кайткан. Тик ике генә көн кунарга өлгергән: коммунистлар тагын хәбәр биргәннәр. Әтисен, килеп, янә кыйнап алып киткәннәр һәм Минзәлә төрмәсендә атып үтергәннәр.
Мин — сугыш елы баласы. Ачлыгын да күрдем, әлһәмдүллиләһ, байлыгын да күрдем. Әтинең кушаматы Маркс иде. Без Маркс балалары булып үстек. Бик яхшы укыдык. Немец телен яхшы белдем, бер шигырьне хәзер дә яттан хәтерлим әле. Мин бит инде 1953 елда ук Саклаубашында укыдым, коробкалардагы немецча белән инглизчәне рәхәтләнеп укыйм. Ике тел бер-берсенә охшаш бит алар, — диде җор телле әбиебез.
Җиде чакрымлы Саклаубаш авылына җәяү барып йөреп укыйлар алар. Аякларында чабата була, өсләренә кияргә юк. Юлда адашмас өчен, агач казыклар утыртып куялар алар. Техничкалар, кулдан агач кисеп, укучылар килгәнче, мәктәпне җылытып куялар. “Сәгъдәтов Тимерхан абый мәктәп директоры иде. Кәлимуллин Сәгыйдулла, Зәйтүнә апа укыттылар. Атаклы укытучылар иделәр. Мин укудан туктагач, алар өйгә килделәр. Мин укыта алмыйм, дип, Фагыйлә апа аларны кире борды. Иптәш кызым Ташкентта иде, мине укытырга дип, ул акча да салган иде. Шул укый алмавым минем мәңгелек үкенечемдә калды. Укуны шулкадәр яраттым, әмма укый гына алмадым”, — диде Наилә апа.
Бик ушлы, тәвәккәл, тапкыр кыз була ул. Хәтта сатучылар счет салганда, аны тиз генә күңеленнән исәпләп тә куя. Җиде класс укыганнан соң, кыз фермага сарыклар карарга керә. “Аталы балалар үлеп беттеләр, ә без — иптәш кызым белән әтисез — исән калдык”, — ди ул үзе. Бүгенге көндә дә бик “боевой” күренә ул. Сугыш вакытындагы авырлыкларны искә алганда, дулкынланды да әле. “Өчәр гаилә бергә яшәдек бит. Идәнгә саламга тезелеп ята торган идек. Иртән башта эшкә иртәрәк китүчеләр ашый иде. Ягарга да булмады. Урманга керергә ярамады, урманчы саклый иде. Таң алдыннан җидешәр арба белән урманга бара идек”, — диде ул, янә хатирәләрен барлап.
1962 елның 2 маенда Наилә Хафиз кызы Кәүҗияккә килен булып төшә.
Элек Алга егетләре Кәүҗияктән кыз алалар, я, киресенчә, Алгага килен төшә иде. Мин дә шушы авылдан бер егет белән йөрдем, хәтта көзгә кушылышырга да вәгъдәләшкән идек. Ә бу вакытта Кәүҗияккә Мөнир исемле бер егет кунакка кайткан һәм апасына өйләнәсе килгәнен әйткән. Димче карчык Рабыйга кыз табарга сүз биргән. Беркөнне яхшы тарантаста бригадир аты белән бу безгә килде. Мин куяннар карап йөри идем. Кайтуыма, әнкәй белән Фагыйлә түти Мөниргә бирергә ризалык белдергәннәр. Вәгъдәләшкән егетем барлыгын да әйтеп карадым, тик каршы килделәр. Шуннан утырып киттем инде. Йөргән егетем дә өйләнде. Алар белән гомер буе күршеләр булып яшәдек, — диде әңгәмәдәшебез, килен булган чорларын искә төшереп.
Кәүҗияккә килгәч, симертү дуңгызлары карый яшь килен. Аннан сарыкчылыкка күчә, соңыннан бозаулар карарга куялар үзен. Районда үрчем буенча беренче урыннарны ала. “Бер елны минем янга Казаннан журналист та килде. Пенсиягә чыкканда, бик хөрмәтләделәр. Колхоз рәисе булып эшләгән Диккат Әхсән улы мине һәрвакыт үрнәккә куя иде. Төгәл колхозчы булдың, диде. Әнисе белән бергә авылдашларны соңгы юлга озату йолаларын башкардык”, — дип искә алды ветеран.
Кечкенәдән яланаяк йөреп үсәләр алар. Бозлы суда аяклары өшегән чаклары да аз булмый. Бу сәламәтлегенә дә тәэсир итми калмаган, күрәсең. Кияүгә чыккач, берничә ел балага уза алмый интегә Наилә апа. Шактый дәваланып кына, бәби алып кайта. Ул вакытта декретта утырулар да булмый. Бәбиләр вакыты җиткәч тә, әле эшләп йөри. Эшләмәс иде, акча кирәк. Шул авырлыклардан икенче баласы үле туа.
Өч бәби алып кайттым. Улым Илшат кына бик иртә әрәм булды. Үземә караганда да, киленем Гөлнараны кызганам. Аның белән бик тату яшәдек, үз әнисе белән сөйләшмәгәннәрне дә минем белән серләшә иде. Хәзер дә аралашып торабыз, Аллаһка шөкер. Бер улым һәм кызым исән-саулар. 6 оныгым, 4 оныкчыгым бар, — диде Наилә апа.
Тормыш иптәше Мөнир абый белән 60 елга якын бергә гомер итәләр алар. Гаилә башлыгы 2017 елның 27 февралендә бакыйлыкка күчә. Наилә апа бүгенге көндә берүзе яши. Тик балалары, онык-оныкчыклары еш кайталар, туган йорт сукмагына тузан төшермиләр. Биш вакыт намазын калдырмый, ураза тота ул. Хастаханәдә яткан елны да намазын калдырмый. Моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен укый.
Мин бүгенге көндә бик бай. Өем тулы нигъмәт, балаларым, сөбхәнАллаһ, үз көннәрен үзләре күреп, үз тамакларын үзләре туйдыралар. Мин Кәүҗияктә, хөрмәтле әби булып, дин юлында йөрдем. Әлхәмдүлилләһ. Бүгенге көндә дә сафта, —диде ул, горурланып.
Үз гомерендә 99 мәет юган Наилә апа. Йөзенчесен юарга барам, дигәндә, кинәт авырып киткән. Һәрвакыт хәрәкәттә ул, тик утыруны белми. Авырмас өчен, йоклап ятмаска, эшләргә кирәк, ди. Абыстай булып, Коръән укып йөри. “Миндә иман байлыгы бар. Иман байлыгы булса, син бай буласың. Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкерана итсәң, син бай буласың. Аллаһка ышанам мин, Ул саклый, яклый мине. Әрвахларга багышлап, ясин чыгам, көйләп мөнәҗәтләр укыйм”, — диде.
Озак еллар бер ялгыз әбине карый әле Наилә апа. Ул 97 яшендә бакыйлыкка күчкән. Аның язмышы бик аянычлы һәм гыйбрәтле булган, аерым китап язарлык, ди. Элекке заманнарда алданган кызларны, ат койрыгына тагып, сөйрәп йөрткәннәр икән. Бу әби дә аздан гына шундый газапка дучар булмый калган. Әтисенең үткенлеге, тапкырлыгы аркасында гына, кызның намусы сакланган. Олыгайган көнендә әби серне Наилә апага да чишкән. Гомере буе күңеле тулы үкенү, кимсенү, гаепле булу хисләрен йотып, туганнары арасында да үзен түбән күреп яшәгән әби. Балалары гүр ияләре булгач, 23 ел шул күршесен тәрбияләп, соңгы елларда аны үзендә яшәткән Наилә апа. Мөгаен, шул изгелекләре өчен дә бүген хөрмәтлиләр, яраталардыр үзен авылдашлары.
1945 елгы Җиңү көнен хәтерләми ул. Майның урталарында туган үзе. Туу белән яздырмаганнар, таныклыгында 21 июнь датасы тора.
Илләр тыныч булып, сугышлар бетеп, татулыкта яшәргә, шатлыкта очрашырга язсын. Рәхмәт мине хөрмәтләп туктавыгызга. Аллаһы Тәгалә хөрмәтен күрегез, — дип, капка төбеннән кул болгап озатып калды ул безне.
Озакламый Наилә апа 85 яшен тутыра. Без аңа хәерле гомер, ныклы саулык, алдагы көннәрендә дә кадер-хөрмәт телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев