САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Катлы-катлы кәбестә бүген бәйрәм итә

Кәбестә ашагыз – файдасы күп!

Ел саен 17 февральдә күп илләрдә Кәбестә көне билгеләп үтелә. Әлеге яшелчәнең без белеп бетермәгән файдалы үзлекләре дә шактый. 
Кәбестәне Борынгы Мисырда эшкәртә башлаганнар, дип исәпләнелә. Ул вакытларда яшелчәне табынга затлырак кунакларга гына һәм десерт буларак тәкъдим иткәннәр. 
Хәзер кәбестәне түбән калорияле иң файдалы яшелчә буларак кулланалар. Аннан төрле салатлар ясыйлар, ашлар әзерлиләр. Аны тозлыйлар, әчетәләр, пешерәләр һәм башка ысуллар белән эшкәртәләр. 
Кәбестә бик күп төрле витаминнарга бай. Анда С, А, В, Е, К һәм U витаминнары, кальций, калий һәм магний, фитонцидлар, ферментлар, минераль матдәләр күп. Составында булган сульфорафан бактерияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә. Бета-каротин, зеаксантин һәм лютеин, каротиноидлар һәм башка бик күп төрле файдалы элементларга бай кәбестәнең йөзгә якын төре билгеле. 
Кыскасы, кәбестә ашагыз – файдасы күп, белегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев