“Касыйм” Татарстан Рәисе белән очрашуда булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген “Батырлар. Татарстан геройлары” укыту программасында катнашучы махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты.
Алар арасында Сарман районы Җәлил поселогында яшәүче махсус хәрби операция ветераны Сирин Касыйм улы Кәбиров та бар иде.
Чара ТР Муниципаль берәмлекләре Советының XX съезды алдыннан «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды.
Рөстәм Нургалиевич тәкъдим ителгән проектларга югары бәя бирде, аларның барысы да җентекле игътибарга лаек, дип билгеләп үтте. "Сез барыгыз да бик җитди мәктәп аша үттегез. “Батырлар” программасы сезгә хакимият һәм җирле үзидарә органнарында эшләү өчен кирәкле компетенцияләр алырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Рәис.
Ул билгеләп үткәнчә, батырлар, үз проектларын эшләгәндә, бик мөһим темаларга кагылганнар: махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүнең яңа формаларыннан алып яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү ысулларын камилләштерүгә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев