Капка төбендәге карны юлга чыгарган өчен җаваплылык каралган
Җәмгыять

Капка төбендәге карны юлга чыгарган өчен җаваплылык каралган

.

Бу көннәрдә Сарман эчендәге карны читкә чыгару бара, ди Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев. Авыл җирлекләрендә дә иртүк техника урамнарга чыга. Шунысы бар: тракторлар узганнан соң, капка төпләренә кереп калган карны кайберәүләр кире юлга этеп чыгаралар. Әмма бу юл хәрәкәтенә комачаулый. Территорияләрне төзекләндерү таләпләре буенча, шәхси йорт янындагы карны ике як-якка атарга кирәк.

Альбина Сабирова 


Нет комментариев