Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юлтимердә яшәүче райондашыбыз Сабантуйга ат белән чыгуларын искә төшерде

Атка гашыйк булмаган, аңа сокланмаган кешеләр сирәктер ул, мөгаен. Авыл тормышының атрибуты булган әлеге хайванны нәниләр дә, олылар да үз итәләр.

Юлтимер авылында туып-үскән Фаиз Исхаковның тормыш юлы да – авыл хуҗалыгына, бигрәк тә атларга тугрылыкның якты мисалы. Аның атлар белән дуслыгы бик кечкенәдән башлана. Әтисе ат караучы булып эшли, терлекче буларак, сыерлар да карый. “Әткәй атлар арасында эшләгәч, мин ат өстендә үстем”, – дип искә ала балачакларын Фаиз Хәмит улы.

Икенче класста укыган чагында ук атка атланып йөри башлый ул. Укырга кергәч тә, күрше авылга мәктәпкә ат белән йөри. “Аны конюшнядан алып китә идек тә, аннан кире кайтарып куя идек. Ат астында да калдым мин, ат тешләде дә, типте дә инде. Күрмәгәннәр калмады”, – ди ул, шук вакытларын хәтерендә яңартып.

Үсә төшкәч, Фаиз абый Сабантуйларда катнаша башлый. Ат чабышларында призлы урыннар яулый. Тырышлыгы, кыюлыгы аркасында, зур бүләкләргә ия була. Алар арасында тегү машинасы, тумба, гармун, тузан суырткыч, телевизор кебек кыйммәтлеләре дә була.

Исхаковлар гаиләдә биш бала үсәләр. “Барыбыз да яраттык атны”, – ди ул. Энесе Фәрит тә Юлтимердә яши, элек ул да ат чабышларында катнашкан.

Германиядә элемтә гаскәрләрендә армия хезмәте үтеп кайткан егет хезмәт юлын шәһәрдә башлый. 10 ел Чаллыда заводта бригадир булып эшли. Аннан гаиләсе белән туган авылына кайтып төпләнә.

– Күңел һәрвакыт авылга тартты. Кайткач, атлы эшкә кердем. Йорт салып, авылда яши башладык, – ди ул.

Әйе, башта фермада эшли, аннан, агрофирмалар оешкач, Юлтимер терлекчелек комплексында таналар карый ул. Хезмәт юлы 46 елны тәшкил итә. Мәктәп сукмаклары таныштырган, кавыштырган тормыш иптәше – Азалак авылы кызы Фирая белән бер кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә өч оныкка сөенеп гомер итәләр.

Фаиз Хәмит улы әйтмешли, ат алар өчен гаилә әгъзасы кебек якын була. Аның белән малларга азык та әзерлиләр, печән дә алып кайталар, җирне сукалыйлар, бәрәңге утырталар – барлык авыр хезмәтне ат башкара. Колхоз эшләрендә дә атның ярдәме зур була. “Лачын бервакытта да сынатмады. Эш аты булды ул. Аны, Казаннан кайткан Пиала кушаматлы бия белән Муарби исемле айгырны каплатып, колын чактан үстердек”, – дип искә алды ул үзенең беренче дүрт аяклы дустын. Аннан юртаклар белән шөгыльләнә башлыйлар алар. Лачынны үстереп, чабышларда катнаша башлыйлар. “Ока” машинасын кисеп, атка хәтта кабина урнаштыра ул, аңа челтәрләр тегеп куя. Аннан мотоциклдан да арба ясый. Хәзер инде атларын трактор алмаштырган. Бәрәңге утырту өчен, кияве белән бергә кечкенә трактор ясаганнар, аңа кабина җыйганнар.

– Ат сагындыра барыбер. Аны асрамый башлаганга берничә генә ел әле югыйсә. Ә мал-туар тотабыз. Үгезләр бар, тавык-чебеш алдык. Дөрес, бишәр сыер асраган вакытлар булды. Тай ите ашамыйбыз, чөнки ат һәрвакыт безнең семья члены кебек якын булды, – ди гаилә башлыгы.

Ат чабышларын хәзер дә яратып карыйлар Исхаковлар. Аларның узышканнарын карап торганда, тәннәре чемерди. Сабантуй карарга түгел, атлар өчен җан атарга чыгалар алар.

– Рәис абый Якупов эшләгән заманнарда атларга аерым игътибар булды. Мин узышканда, гаиләм дә һәрвакыт янәшәмдә иделәр. Пиала, Муаровый, Мирон кушаматлы атларыбыз булды. Акыллы атлар иделәр. Дөрес, соңгысы тешләде, – ди ул.

Быел, ат елы уңаеннан, “Сарман-информ” социаль челтәрләрдә бәйге оештырган иде. Анда катнашучыларны бүләкләү тантанасына Фаиз һәм Фирая Исхаковлар да килделәр. “Тарихлы фото” номинациясендә җиңү яулаган райондашыбыз белән шул вакытта хатирәләрне барладык. Сабантуйлар якынлашкан көннәрдә ул истәлекләр янә калкып чыктылар. Фаиз Хәмит улының беренче тапкыр ипподромга аяк басуына да быел 30 ел булган инде. Шулай да атлар белән бәйле уй-хисләре аны яшәтәләр, яшәртәләр һәм ел да шушы вакытта яшьлегенә алып кайталар.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев