Юлбарыс елында районда күләмле эшләр башкарылды
Җәмгыять

Юлбарыс елында районда күләмле эшләр башкарылды

2022 елда Сарман районында шактый күп вакыйга булды.

Без аларның «Иң-иңнәрен» билгеләргә булдык. Димәк, узган ел районда:
1. Сарман аграр көллиятендә капиталь төзекләндерү тәмамланды;
2. Сарман гимназиясенең ашханәсендә капиталь ремонт үтте;
3. Сарайлы авылында яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды;
4. Колмәт авылында яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды;
5. Яңа Имән авыл җирлегендә административ бина ачылды;
6. Районда “Танылган дин белгече, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Морад Рәмзи” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция оештырылды;
7. Районыбызның дини йортларына, мулла, мөәзин, хәлфә-мөгаллимнәренә багышланган “Гасырларны бәйләүче азан авазы” дип исемләнгән китап чыкты.
Сезнең тавышларны көтеп калабыз, хөрмәтле дуслар! Шулай ук комментарийларда үзегезнең тәкъдимнәрне җиткерә аласыз.


Нет комментариев