САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер авылында Гражданнар оборонасы буенча өйрәнү узды

Граж­дан­нар обо­ро­на­сы го­мум­дәү­ләт сак­лык ча­ра­ла­ры­ның иң мө­һим өлеш­лә­ре­нең бер­се бу­лып то­ра. 81 ел элек, эре шә­һәр­ләр­не һа­ва һө­җү­мен­нән сак­лау, аның нә­ти­җә­лә­рен тиз ара­да бе­те­рү өчен бул­ды­рыл­ган бу хез­мәт­кә то­ра-ба­ра ха­лык та тар­ты­ла. Граж­дан­нар обо­ро­на­сы - бө­тен­ха­лык эше, ди­яр­гә ки­рәк. Ха­лык га­дәт­тән тыш хәл­ләр ва­кы­тын­да үзен ни­чек то­тар­га, кая, кем­гә мө­рә­җә­гать...

Граж­дан­нар обо­ро­на­сы го­мум­дәү­ләт сак­лык ча­ра­ла­ры­ның иң мө­һим өлеш­лә­ре­нең бер­се бу­лып то­ра. 81 ел элек, эре шә­һәр­ләр­не һа­ва һө­җү­мен­нән сак­лау, аның нә­ти­җә­лә­рен тиз ара­да бе­те­рү өчен бул­ды­рыл­ган бу хез­мәт­кә то­ра-ба­ра ха­лык та тар­ты­ла. Граж­дан­нар обо­ро­на­сы - бө­тен­ха­лык эше, ди­яр­гә ки­рәк. Ха­лык га­дәт­тән тыш хәл­ләр ва­кы­тын­да үзен ни­чек то­тар­га, кая, кем­гә мө­рә­җә­гать итәр­гә, үзе­нә, якын­на­ры­на яки зы­ян күр­гән баш­ка ке­ше­гә ни­чек яр­дәм күр­сә­тер­гә икә­нен бе­лер­гә ти­еш. Бү­ген җи­теш­те­рү­дә кат­лау­лы тех­но­ло­гик алым­нар, тиз янып ки­тү­чән мат­дә­ләр кул­ла­ныл­ган, әле ан­да, әле мон­да бә­ла-ка­за­лар бу­лып тор­ган за­ман­да бу ае­ру­ча мө­һим. Ха­лык­ның мон­дый хәл­ләр­гә әзер­ле­ген тик­ше­рү мак­са­тын­нан, граж­дан­нар обо­ро­на­сы бу­ен­ча кү­не­гү­ләр үт­кә­ре­леп то­ра. 4 ок­тябрь­дә алар­ның чи­рат­та­гы­сы бу­ла­чак. Бу көн­не хә­бәр итү­нең ре­ги­о­наль сис­те­ма­сы бу­ен­ча "В­ни­ма­ние всем!" сиг­на­лы би­ре­лә­чәк. Ул Граж­дан­нар обо­ро­на­сы­ның ки­сә­тү сиг­на­лы бу­лып то­ра. Аны ише­тү­гә, ра­дио­ал­гыч­лар, те­ле­ви­зор­лар­ны ка­бы­зыр­га, ашы­гыч хә­бәр­не тың­лар­га һәм аның ту­рын­да эш уры­нын­да­гы җи­тәк­че­ләр­гә, га­и­лә әгъ­за­ла­ры­на, күр­ше-ти­рә­ләр­гә хә­бәр итәр­гә ки­рәк. Бу көн­не мәк­тәп­ләр­дә шу­шы те­ма­га ачык дә­рес­ләр, үт­кә­рү, ра­йон­да­гы эва­ку­а­ция ка­бул итү пункт­ла­рын җә­ел­де­рү һәм баш­ка­лар күз­дә то­ты­ла.

Ра­фаэль Хәй­дә­ров,

Га­дәт­тән тыш хәл­ләр ми­нистр­лы­гы­ның Граж­дан­нар обо­ро­на­сы тар­ма­гы бу­ен­ча ра­йон бү­ле­ге кон­суль­тан­ты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев