САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер мәктәбендә Әлифба бәйрәме узды

Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәкәтбендә китапка мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның сәләтен үстерү максатыннан беренче дәреслек - Әлифба белән саубуллашу бәйрәме үткәрелде.

Сыйныф җитәкчесе Фәридә Нәбиуллина, мәктәп директоры Римма Әхмәтбаева укучыларны, аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котладылар. Әлифба бәйрәме - кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы , укучылар барысы да укырга, язарга, матур сөйләргә, әдәпле, ярдәмчел булырга, өлкәннәрне, кечкенәләрне ихтирам итәргә, ирешкән уңышларга шатланырга өйрәнәләр.
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә– Әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев