Иске Имән авылында "Могҗиза кыры" узды
"Могҗизалар кыры"нда катнашу өчен Мәскәүгә Якубович янына барып йөрисе дә юк, аны үзебез дә бик шәп итеп оештырабыз. Күптән түгел безнең Иске Имән клубында шундый исемдәге уеннарның берсе үтте. Бер дә ким булмады ул без телевизордан карарга күнеккән тапшырудан. Уенда катнашучылар якыннарына нәкъ шулай "эфирдан" сәлам дә юлладылар, үзләренең шөгыльләрен...
"Могҗизалар кыры"нда катнашу өчен Мәскәүгә Якубович янына барып йөрисе дә юк, аны үзебез дә бик шәп итеп оештырабыз.
Күптән түгел безнең Иске Имән клубында шундый исемдәге уеннарның берсе үтте. Бер дә ким булмады ул без телевизордан карарга күнеккән тапшырудан. Уенда катнашучылар якыннарына нәкъ шулай "эфирдан" сәлам дә юлладылар, үзләренең шөгыльләрен дә күрсәттеләр, музыкаль тәнәфесләрдә балалар җырлап-биеп, тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. Ә инде уенчылар сорауларга җавапларны, эһ, дигәнче таптылар. Бездә шундый тапкыр, белемле кешеләр яши менә. Әлеге кичәне оештыруда миңа музыкаль бизәлеш белән авылның оста баянчысы Вәзирә Гайнемова һәм унынчы сыйныф укучысы Альмира Саттарова ярдәмгә килделәр.
Гөлфирә Дөлмиева, клуб мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев