Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иң төзек җирлекләр, матур йортлар һәм яхшы оешмалар ачыкланды

Билгеле булганча, 1 апрельдән районда чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү икеайлыгына старт бирелгән иде.

Һәр елдагыча, быел да җиңүчеләр билгеләнде. I урын – Азалак, II урын – Иске Минзәләбаш һәм Саклаубаш, III урын Иске Кәшер һәм Рангазар авыл җирлекләренә бирелде. Ә кызыксындыру бүләгенә Җәлил поселок һәм Сарман авыл җирлекләре лаек булды. «Шәхси ярдәмче хуҗалык» номинациясе җиңүчеләре дип Карашай Саклау һәм Әлмәт авыл җирлекләре танылды.

Бәйрәмдә шулай ук районның иң төзек йортлары һәм подъездлары ачыкланды. Иң матур йорт – Илексаз авылыннан Гүзәлия Зарипованыкы, Сарманнан Илнар һәм Илзирә Хәмзиннарныкы, Фәрит Шакировныкы дип танылды. Ә иң чиста подъездлар район үзәгендәге Куйбышев, Ленин һәм «Сельхозтехника» урамнарында булып чыкты. Алардагы пөхтәлеккә зур өлеш кертүче Фәридә Әгъләмова, Рәмилә Гайнемова һәм Рузалия Петрова да бәйрәмдә бүләкләнделәр.

Сабантуйда районның иң яхшы оешмалары да ачыкланды. I урын – Сарман аграр көллиятенә (директоры – Илфат Нигъмәтуллин), II урын – Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенә (җитәкчесе – Гөлшат Шириева), III урын «Тулпар» кибетенә бирелде. Алар да кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев