Җырчы авторларга, туңдырма алып килгән кешегә, ярдәм иткән түрәләргә, хәтта песи баласына да рәхмәт әйтә.
Илсөя Бәдретдинова тамашачыларын яңа клибы белән сөендерә. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язып куйды.
«YouTube-каналыбызда „Әй, балачак“ җырына төшерелгән клип чыкты! Бу минем тарихтагы иң күңелле, иң яратып төшерелгән клип. Кереп карагыз да, фикерләрегезне языгыз әле. Сезнең фикерләр минем өчен бик мөһим», — дип яза ул.
Җырчы авторларга — @rival_hismatullin, @aigulnuri2403, аранжировка @ildus_davlyanov, клипны төшерүче @alfavision_group — рәхмәтләрен әйтә.
«Һәм, әлбәттә, үземнең ИБ төркемемә рәхмәт! Шулай ук туңдырма алып килгән Алмаз Мирзаяновка һәм безгә түзгән песи баласына да рәхмәт!» — дип яза Илсөя.
Инстачылар клипны ошаткан. «Күңелле клип булган», «бик матур», «шәп», диләр.
Нет комментариев