1 июнь – Балаларны яклау көнне “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясенең икенче этабына старт бирелде.
Анда теләгән һәркем катнаша ала. Илексаз мәктәбе укучылары Раилә Атлас кызы белән Алсу Айдар кызы Рәхимовалар бу акциягә беренчеләрдән булып кушылдылар.
- Шундый мөмкинлек булуын ишетү белән, без дә катнашабыз, диделәр кызлар. Әле укучылар арасында игелек эшләргә теләүчеләр тагын бар, - ди мәктәпнең директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина.
Нет комментариев