Яшьләр бүлеге начальнигы бәйрәм белән котлады
Җәмгыять

Яшьләр бүлеге начальнигы бәйрәм белән котлады

Бүген Үзәк ял паркында “Татарстанда җәй” кысаларында бәйрәм чарасы оештырылды.

Анда район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов Физкультурачылар көне уңаеннан бәйрәм сәламнәре җиткерде. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып барган, спорт белән шөгыльләнгән һәркемгә уңышлар теләде, спортчы кызларны һәм егетләрне бүләкләде. Чара матур җыр белән тәмамланды.


Нет комментариев