САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гармунчыларны балалар сәнгать мәктәбендә әзерлиләр

25 ноябрьдә Рәсәйдә Гармун көне билгеләп үтелә.

Аның нәкъ шул көнгә туры килүе символик көчкә ия, чөнки гармунның уң кулга да, сул якка да 25 төймәсе бар.

Гармун тавышы һәркемнең

Күңел кылларын чиртә,

Уйната да, җырлата да,

Кирәк икән биетә.

Заманалар күпме генә үзгәрешләр кичерсәләр дә, гармунчыларның абруе кимеми. Мәңгелек кыйммәтләрне саклаучыларга халык баш ия, гармун моңы күңелләрне якынайта. Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булган. Милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучылар безнең районда да бар. Яшь талантларның сәләтен Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә үстерәләр.

Менә дүртенче елын инде мәктәптә баян классында Ленар Нургалиев белем бирә, яшь талантларның сәләтләрен ача, үстерә, аларны зур сәхнәгә әзерли. 

- Минем үземне гармун уйнарга берәү дә өйрәтмәде. Үзлегемнән уйный башладым. Кечкенә чакта, буем җитмәгәч, гармунны өстәлгә куеп тарткычлый идем. Уйнау дәрәҗәсе, бәлки, шуның чаклы гына булгандыр, әмма кызык иде. 7 сыйныфта укыганда, миңа гармун алып бирделәр. Аңа кадәр әтиемнекендә уйнадым. Мәктәптә укыганда, барлык чараларда, концертларда катнаштым, авыл клубларында да чыгыш ясадык. Авыл балаларына музыка мәктәпләрендә шөгыльләнү тәтемәде. Ә хәзер мөмкинлекләр күбрәк. Теләгән баланы әти-әнисе авылдан да алып килә. Әлбәттә, сәләт булу кирәк. Мәҗбүриләп кенә, баланы нинди дә булса уен коралында уйнарга өйрәтү мөмкин түгел. Баланың үзенең теләге булу мөһим. Бүгенге көндә баян классында 13 бала шөгыльләнә, алар белән индивидуаль эшлибез. Араларында бик сәләтлеләре, уңышлы чыгыш ясаучылары да, өйрәнеп кенә килүчеләре дә бар. Күптән түгел, “Безнең йортыбыз – Татарстан” республика бәйгесендә катнашып, “Җиһан” инструменталь ансамбле лауреат исеменә лаек булды, – диде музыка укытучысы.

Ленар Нургалиев үзенең музыкаль кумирлары дип, Шәфәгать Салиховны, Рөстәм Вәлиевне атады.

- Без үскәндә үк, җырчы Салават Фәтхетдинов бик популяр иде бит. Ә аның алыштыргысыз баянчысы Шәфәгать абыйның уйнавына мин аеруча кызыга идем. Аңа охшарга теләк тә булды. Шулай ук Флера апа Хөрмәтованың бию көйләрен өйрәндек. Хәзер гармунда, баянда, тальянда, курайда да уйныйм, – диде Ленар Рәмзил улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев