САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гамировлар зөбәрҗәт туйларына әзерләнәләр

Сарман авылында яшәүче Өнип Гамир улы Гамировны бүген район җитәкчелеге 80 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрикләде.

Ә тормыш иптәше Фәүзия Сәет кызы белән гаилә корып яшәүләренә 55 тула икән. Әлеге истәлекле даталар уңаеннан, ветераннарны иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куюга багышлаган ветеран Өнип Гамировка ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хатын, район Советының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов та Рәхмәт хатлары белән истәлек бүләкләре тапшырдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, якыннары ныклы гаилә бәхете теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев