САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәһимә апа 95 яшьлек юбилеен зур хөрмәт эчендә каршы ала

Бүген Рангазар авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Нуриәхмәтова Фәһимә Гамирҗан кызына 95 яшь тулды.

Фәһимә апа Рангазар авылында дөньяга килә, гаиләдәге җиде баланың иң өлкәне була. Җиде сыйныфны тәмамлый, сугыш елларында хат ташучы булып хезмәт куя, гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшли. Тормыш иптәше Ясир абый белән биш бала үстерәләр.
Фәһимә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимова, Рангазар авыл җирлеге башлыгы Айназ Шәрипова, җирлек ветераннар советы рәисе Азия Хисаметдинова, социаль хезмәткәр Нәсимә Гыйниятуллина җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев