САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эстониядә татар булып яши

Бүгенге көндә Эстониядә яшәүче якташыбыз – Дүсем авылы кызы Фәүзия Һадиуллина-Яхина үзенең татар булуы белән бик горурлана.

“Аурупа татарлары альянсы” Европа берлеге халыкара ассоциациясе әгъзасы буларак та, Фәүзия апа күп кенә милли чараларны оештыруда актив катнаша.
Фәүзия Фәррах кызына туган ягына, аның халкына булган мәхәббәте татар телендә чыгып килүче радиотапшырулар әзерләгәндә зур ярдәм итә. Өч атнага бер мәртәбә чыга торган “Дуслык“ тапшыруларын үзе әзерли, үзе алып бара ул. “Биредә яшәүче татарлар тапшыруларны көтеп алалар», — ди Фәүзия апа. Озак еллар якшәмбе мәктәбендә балаларны татар теленә өйрәтә ул.
“Болгар” радиосына юллаган шигырендә милләттәшебезнең татар булуы белән горурлануы чагыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев