«Дуслык» «Бабай утары»ннан диплом алып кайтты
1 августта Туймазы районы Төмәнәк авылында «Бабай утары» этнография музее территориясендә «Җырлыйк әле» татар үзешчән фольклор ансамбльләренең төбәкара фестиваль-конкурсы узды.
"Дуслык" фольклор ансамбле (җитәкчесе - Нәвия Гатиятуллина) әлеге конкурста дипломант булды.
"Дуслык" коллективын уңышлы чыгышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. Аларның таланты һәм осталыгы безне яңа казанышлары һәм матур чыгышлары белән тагын да сөендерер дип өметләнеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев