Дүсем авылының Совет урамында "Их, бигрәк тәмле бәрәңге" дип аталган урам бәйрәме бик күңелле узды.
Мул көзге табын артында җыелган авылдашларны котларга көз апасы Сөмбелә, бакча карачкысы-Карачкы Бакчаева килгән иде. Алтын куллы Гүзәл Фаттахов үз куллары белән ясаган бәрәңге утырту, алу техникасыннан күргәзмә ясаган . Учакта пешкән бәрәңгене ашап, күңелле җырлап тыңлап вакыт узганы сизелмәде дә.
Нет комментариев