САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутатлар район башлыгын сайладылар

.

Бүген IV чакырылыш район Советының беренче утырышы узды. Ул иң күп стажлы депутат Малик Каюмов рәислегендә башланып китте. Көн тәртибендә район башлыгын, аның урынбасарын сайлау мәсьәләләре каралды.
Район Советы депутатлары бертавыштан бердәмроссиялеләр хуплаган Сарман 5 санлы бермандатлы сайлау округы депутаты, Сарман авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хөснуллинны район башлыгы итеп сайладылар. Гүзәл Гәрәева аның урынбасары итеп сайланды.
Утырышта Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруга конкурс игълан итү соравы да каралды.
Утырыш эшендә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе Секретаре урынбасары Геннадий Глушков, ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов катнаштылар.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев